Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход | RSSВоскресенье, 19.05.2024, 00:53


Сайт школы №5


Меню сайта
  • Главная страница
  • Наша школа
  • Наши учителя
  • Форум
  • Фотоальбом
  • Гостевая книга
  • Методическая копилка
  • Каталог сайтов
  • К 65-летию Победы
  • Тесты
  • ЕГЭ
  • Памятники истории Татарстана
  • Мини чат
    Наш опрос
    Как вам наш сайт?
    1. Поработайте над ним еще
    2. Хороший
    3. Нормальный
    Всего ответов: 27
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Главная » 2010 » Февраль » 25 » День родного языка
    13:00
    День родного языка
    Отчет о проведенных мероприятиях учителей татарского языка в рамках Дня родного языка.

    Зәй шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә

    халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән чараларның отчеты.

     

    Алдан расланган план буенча мәктәбебездә халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Татар теле  укытучылары һәм укучыларыбыз алдына түбәндәге бурычлар куелды:

    -         туган телнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, тапкырлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирү;

    -         каләм осталарының телебез турында әйтелгән канатлы фикерләре белән танышу;

    -         тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә өйрәнү.

    "Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел” – исеме астында стенд төзелде. Укучыларыбыз тел яңалыклары, туган телебез тарихы, төрле конкурсларның нәтиҗәләре белән танышып бардылар.

    Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Иң яхшы шигырь сөйләүче” конкурсы булып узды. I урын – Мубаракшина Гүзәл (2 нче сыйныф);

    II урын – Магдиева Рузилә, Никандров Кирилл (3 нче сыйныф);

    III урын – Клепиков Юра, Сахабутдинов Раильгә бирелде.

    Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап үткәрелгән кичә дә зур әзерлек белән үтте. (укытучы Сәлимова Минзилә Шамсрахман кызы әзерләде).  6 нчы сыйныф укучылары Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Урыннар түбәндәгечә бүленде:

    I урын – Архипова Мария, Срутдинова Айгөл;

    II урын – Сагиров Илдар, Яковлев Герман;

    III урын – Утяганов Стас, Миннигулова Эльвина.

      18 нче февральдә уздырылган җирле язучы Мөнир Талипов белән очрашу да бик үзнчәлекле һәм истә калырлык булды. Укытучы Гомәрова Альбина Мөнир кызы укучыларны язучының тормыш юлы белән таныштырды, 3 нче сыйныф укучылары шигырьләрен сөйләделәр.

      Татар теле укытучысы Карамова Гөлчәчәк Хәниф кызы әзерләгән класстан тыш чара да бик кызыклы булды.  2 нче сыйныф укучылары безнең якларда кышлаучы кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, презентация карадылар.

     Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә күренекле җырчы Илһам Шакировка багышланган кичә оештырылды . Талантлы җырчыбыз турында истәлекләр тыңланды, Илһам Шакиров башкаруында язмалар тыңланды.

              19 нчы февраль көнне бай һәм аһәңле туган телебезгә багышланган әдәби викторина (укытучы Абдукаева Гөлия Габделхай кызы әзерләде) уздырылды. 8 нче сыйныф укучысы Абдукаева Алия, 9 нчы сыйныф укучысы Салахутдинова Алия җиңүчеләр дип табылды.

     "Изге дә, көчле дә син, Туган тел” исеме астында үткәрелгән тематик линейка белән "Мин татарча сөйләшәм” акциясен башлап җибәрдек. Линейканы укытучы Хабибрахманова Люция Мөгаллим кызы әзерләде.

     

     

    Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары                       Г.Г. Абдукаева

    Просмотров: 3747 | Добавил: vika
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа
    Поиск
    Календарь
    «  Февраль 2010  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    Полезные ссылки
  • ИМЦ Заинского района
  • Совет молодых педагогов Заинского района
  • Общеобразовательный портал МОиН РТ
  • Министерство образования и науки РТ
  • Татарский форум
  • Федеральный институт педагогических измерений
  • Все для учителя
  • Личные сайты учителей и учеников
  • Сайт Ласточкиной М.А.
  • Сайт Хусаинова Ратмира
  • Архив новостей
    Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024